Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Тукай даирәсендәге хатын- кызлар (район бәйгесе кысалаырнда)

Сезгә Субаш авылыннан Зоя Павлова шигырен тәкьдим итәбез.

Берничә көн күкрәп утыра да,

Сулып төшә карга таҗлары.

Кыска гомерле шул умырзая,

Ярдәм итеп булмый, юк җае.

 

Сулган умырзая язмышына,

Тиңлим дуслар, шагыйрь гомерен.

Курыкмыйча язган туры Тукай,

Аз күргәндер хөрмәт-кадерне.

 

Гомеренең кыска булачагын,

Шагыйрь күңеле алдан сизгәндер.

Талантны да газиз халкы өчен,

Ходаебыз мулдан биргәндер.

 

- Хатын-кызлар белән аралашырга,

Тукай яратмый иде, -

Дигән сүзләрне миңа бик еш,

Укырга туры килде.

 

Юк, ханымнар белән теләп аралашкан,

Ә кызлардан - дөрес, оялган.

Әхлаклы шагыйрь өчен бу табигый,

Рәхмәт аңа, шуны аңлаган.

 

Какканны-сукканны күргән ятим,

Шәфкатьле җаннарны үз иткән.

Чын күңелдән хәлләренә кереп,

Кайгы-шатлыкларын бүлешкән.

 

Нәни Габдулланы белем дөньясына,

Алып кергән Маһруй абыстай.

Остазбикәсен сагынып, күчтәнәчен алып,

Бик еш кайткан шагыйрь, табып җай.

 

Ятимнең еш төшләренә кергән,

Уелып калган мәңге хәтеренә.

Күкрәк сөтен имезеп үстергән,

Үз анасы - чибәр Мәмдүдә.

 

Тукаебыз олылап искә алган,

Туган җанлы Газизә апасын.

Аннан аерылса да, тоеп яшәгән,

Ана назын, күңел җылысын.

 

Идел кызы - Сәхипҗамалны,

Тиңләгән ул Кояш белән.

-Горуруланам, - ди ул, - татар кызы,

Гыйззәтуллина белән.

 

Беренче һәм соңгы мәхәббәте,

Зәйтүнәне өзелеп яраткан.

Яратуын үзенә әйтмәсә дә,

Сөю тулы шигырьләр язган.

 

Шагыйрь даирәсеннән өзелмәгән,

Укымышлы гүзәл туташлар.

Ул алардан бетмәс илһам алган,

Көч-дәрт биргән иҗатташ дуслар.

 

Ел да туган көне уңаеннан,

Үткәрелә төрле чаралар.

Ә алардан беркем читтә калмый,

Бигрәк тә яшьләр, балалар.

 

Алар кечкенәдән белеп үсә,

Җанга якын Тукай иҗатын.

“Шүрәле”сен, “Су анасы”н яттан белә,

Көйгә салып җырлый “Пар ат”ын.

 

Әйдәгез, дуслар, данлыйк шагыйрьне,

Кайнап торсын татар дөньясы.

Телебез югалмаса, тату булсак,

Һич югалмас, Тукай мирасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев