Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Түләүсез ВПН-сервислар куркыныч

Татарстанда яшәүчеләрне популяр бушлай ВПН-сервисларны кулланганда куркынычлар турында кисәттеләр. Бу хакта республиканың Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.

Түрә кайбер кушымталар тикшерелмәгән чыганаклардан урнаштырылырга мөмкин, дип ачыклык кертте. Мондый программалар кулланучылар мәгълүматларын йөкләп алырга сәләтле. Яковлев ышанычсыз чыганаклардан кушымталар урнаштырудан тыелырга киңәш итте. Бу конфиденциальлекне сакларга һәм шәхси мәгълүматның таралуын булдырмаска ярдәм итәчәк.

Белгечләр интернет-ресурслардан файдалануның тикшерелгән һәм легаль чараларын гына кулланырга киңәш итә. Бу бигрәк тә файлларга, контактларга һәм геолокациягә керү таләп ителә торган программаларга кагыла. Теләсә нинди кушымтаны куяр алдыннан соралган рөхсәтләрне игътибар белән өйрәнергә кирәк.

Чыганак:казанкп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев