18 февраль 2026 яңалыклары
-
1 февральдә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге социаль һәм иминият түләүләрен индексацияләде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2026 елның 1 февраленнән кайбер социаль һәм иминият түләүләренең күләмен арттырды. Бу, ел башыннан социаль ярдәмнең күп кенә чаралары бәйле булган яшәү минимумы үзгәрү сәбәпле, пенсияләрнең гыйнвар индексациясеннән соң арттыруларның икенче дулкыны. РФ Хөкүмәте карары проекты нигезендә арту күләме 1 февральдән 5,6% тәшкил итте.
-
“Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде
Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Теләче районы “Алан” акционерлык җәмгыяте баш бухгалтеры Касыймова Чулпан Хәкимҗан кызына “Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде.
-
Җиңү Армиясенә кушыл!
2,9 млн рублей при подписании контракта в Татарстане!
-
Татарстанда ишегалларында нинди автомобильләр куярга ярамый
Күпфатирлы йортларның ишегалларында еш кына җирле халык кына түгел, хәтта монда яшәмәгәннәр дә транспортын калдыра. Ишегалларында нинди транспорт төрләрен кую тыела? Бу хакта - «Татар-информ» материалында.
-
Татарстанда яшь ана югалганнан соң җинаять эше кузгатылды
Татарстанда яшь ана югалганнан соң җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышы турында Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга хәбәр итәчәкләр. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Янгында ике кеше һәлак булган
Бүген Түбән Каманың Химиклар проспектында күп фатирлы йортларның берсендә янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр янгын сүндерү вакытында ике олы кешенең гәүдәсен тапкан. Аларның шәхесләре хәзерге вакытта ачыклана. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
«Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дип исемләнгән әдәби квиз узды
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе базасында Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дип исемләнгән әдәби квиз узды.
-
Алабугада хезмәт хакы 209 мең сумга җиткән
Алабуга районында уртача хезмәт хакы 209 мең сумга җиткән. Бу хакта хисап сессиясендә мэр Рөстәм Нуриев хәбәр итте.