Алабугада хезмәт хакы 209 мең сумга җиткән
В республике

Алабугада хезмәт хакы 209 мең сумга җиткән

Алабуга районында уртача хезмәт хакы 209 мең сумга җиткән. Бу хакта хисап сессиясендә мэр Рөстәм Нуриев хәбәр итте.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасы эше нәтиҗәсендә шундый зур күрсәткечләргә ирешелде.

МИЗда бүген 50 меңнән артык кеше эшли. Аларның күпчелеге Алабуга районында яшәми, ә эшкә башка шәһәрләрдән һәм авыллардан килә. Хакимият мондый миграцияне киметергә һәм хезмәткәрләрне Алабугага беркетергә, аларга яшәү өчен уңайлы шартлар тәэмин итәргә ниятли.

Чыганак:казанкп


Нет комментариев