Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дип исемләнгән әдәби квиз узды

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе базасында Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дип исемләнгән әдәби квиз узды.

Әлеге чарада районыбыз мәктәпләреннән җыелган 13 команда көч сынашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең "Кызыл ромашка" командасы 1 урынга, Олы Мишә урта мәктәбенең "Кызыл йолдыз" командасы 2 урынга, Сауш төп мәктәбенең "Бәхет" һәм Алан урта мәктәбенең "Серле йомгак" командалары 3 урынга лаек булдылар.

Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Ибраһимова Ләйсән "Иң яхшы Муса Җәлил иҗатын белүче", Шәтке мәктәбеннән Мөхәмәтханов Айбулат "Иң оста иҗат итүче" буларак танылдылар. Квиз патриотик һәм күтәренке рухта үтте, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев