18 февраль 2026 яңалыклары
-
Рамазан ае башлану уңаеннан районның имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев мөрәҗәгате
Рамазан ае башлану уңаеннан районның имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев райондашларыбызга мөрәҗәгать итте.
-
Татарстанда -29 градуска кадәр суытачак
19 февральдә төнлә һәм иртән Татарстанда кискен суытачак. Һава температурасы -25...-29 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары. Явым-төшем көтелми.
-
В Казани «Школа 21» от Сбера готовит инженеров для эры искусственного интеллекта
В казанском кампусе «Школы 21» прошла конференция «Бөек татар коды», где эксперты попытались заглянуть в будущее.
-
Мошенниклык очраклары сизелерлек артты
Соңгы вакытта Татарстанда һәм Россиядә мошенниклык очраклары, аеруча телефон һәм интернет аша, сизелерлек артты.
-
Эш юнәлешләре күп төрле
Бүген район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр үзләренең 2025 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады, 2026 елга бурычлар билгеләде.
-
“Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде
Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Теләче муниципаль районы “Август-Теләче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең йөк автомобилләре йөртүчесе Хаҗиев Фәнис Назиф улына “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
-
Татарстанда «Онлайн Рамазан» мәгърифәтчелек проекты эшлиячәк
Бөтендөнья татар яшьләре форумы ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә Рамазан аена багышланган «Онлайн Рамазан» проектын башлап җибәрә. Ай дәвамында көн саен «ВКонтакте» һәм Телеграм платформаларында подкастлар форматында туры эфирлар узачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
-
Татарстанда кар көртләренең биеклеге 95 см га җиткән
Татарстанда кар көртләренең биеклеге 95 сантиметрга җиткән. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.
-
МХО да катнашучылар өчен Бердәм кабул итү көне узачак
Татарстанда 20 февраль көнне МХОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын Бердәм кабул итү көне узачак. Бу хакта «Бердәм Россия»сайтында хәбәр иттеләр.
-
«Аҗаган» патриотик уены узды
«Батыр» спорт комплексында Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр арасында, Хәрби һәм Хезмәт даны елы кысаларында, 23-февраль Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган «Аҗаган» патриотик уены узды.
-
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илнур Каримуллин: «Халык инспекторы» на килгән хәбәрнамәләр эш кузгатуга сәбәп булып тора ала»
«Халык инспекторы» мобиль кушымтасы – юлларда аварияләрне киметүнең нәтиҗәле чарасы. Юл хәрәкәтенә җәмәгать контроле һичшиксез кирәк һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында хәбәрләр килгәндә Дәүләт автоинспекциясе вазыйфаи заты хәбәрнамәдә чагылдырылган барлык хәлләрне, мәгълүматларның дөреслеген һәм җитәрлеклеген тикшерә. Безгә бу хакта тулырак районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Каримуллин Илнур Хәлим улы аңлатып узды.
-
Уразада ничек дөрес тукланырга?
Иң мөһиме – СУны тиешле күләмдә эчү. Ул кайнатылмаган чишмә суы булырга тиеш. Ифтарда, ашый башлаганчы, су эчегез. Иртән сәхәрдә күп итеп су эчеп булмый, шуңа да аның күп өлешен авыз ачканда эчү дөрес. Ашарга 20 минут кала су эчү тоз кислотасын яхшырта һәм ризык әйбәт үзләштерелә.
-
Татарстанда яшәүче 12 меңнән артык кеше булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле взнослар түли
65 яше тулган ир-атлар һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар 15 еллык иминият стажы һәм 30дан да ким булмаган шәхси пенсия коэффициенты туплаган очракта, аларның картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләү хокуклары барлыкка килә.
-
2026 ел башыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм бала табуга бәйле рәвештә максималь һәм минималь түләүләр артты
Йөклелек һәм бала табу буенча стандарт дәвамлылыгы 140 көн тәшкил иткән ял буенча пособиенең максималь күләме 955 836,00 сум тәшкил итә. Шул ук дәвамлылыктагы ял өчен, йөклелек һәм бала табу буенча ялга чыкканда тулы ставкага эшләгән очракта, пособиенең минималь күләме 124 702,20 сумга тигез.
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге яңа туган балалар өчен СНИЛСларны проактив режимда рәсмиләштерүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси лицевой счётларның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерүне дәвам итә. СНИЛС рәсмиләштерү өчен ата-аналарга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.