Янгында ике кеше һәлак булган
Бүген Түбән Каманың Химиклар проспектында күп фатирлы йортларның берсендә янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр янгын сүндерү вакытында ике олы кешенең гәүдәсен тапкан. Аларның шәхесләре хәзерге вакытта ачыклана. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе ут белән саксыз эш итү булырга мөмкин. Янгын учагы фатирның йокы бүлмәсендә булган. Барлык хәлләрне ачыклау өчен урынга шәһәр прокуроры Илнур Гаянов чыкты. Тикшерү үткәрелә.
Чыганак:татаринформ. Фото: прокуратура РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев