Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда буранда адашкан 9 яшьлек малайны кар көртеннән табып алганнар

Татарстан һәм Чувашстан чигендә полиция 9 яшьлек малайны табып алган. Әбисенә чыгып китеп, буранда адашкан бала ярымһушсыз хәлдә кар көртендә яткан. Әлеге хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт идарәсе мәгълүматларына таянып, prokazan хәбәр итә. Идарә тармагында әйтүләренчә, буранда адашкан малайны беренчеләрдән булып поезд машинисты күреп ала. Ул Шырдан станциясеннән...

Татарстан һәм Чувашстан чигендә полиция 9 яшьлек малайны табып алган. Әбисенә чыгып китеп, буранда адашкан бала ярымһушсыз хәлдә кар көртендә яткан.

Әлеге хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт идарәсе мәгълүматларына таянып, prokazan хәбәр итә. Идарә тармагында әйтүләренчә, буранда адашкан малайны беренчеләрдән булып поезд машинисты күреп ала. Ул Шырдан станциясеннән ерак түгел урында адашкан баланы күрүе хакында полициягә хәбәр итә. Полиция һәм тимер юл хезмәткәрләре буранда биш чакрымнан артык ара узгач кына бакчачылык ширкәтенә илтүче эзләрне күреп ала. Бераздан карда ятучы бала да табыла. Ул хастаханәгә озатылган.

Тикшерү барышында баланың әтисе һәм әбисе белән яшәве ачыклана. Көндез ул икенче әбисенә чыгып китә - очраклы машинага утырып станциягә кадәр бара, электричканы көтеп тормыйча, тимер юл буйлап китеп бара һәм адаша.

Тикшерү эше дәвам итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X