Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Районда үлүчеләр саны арткан

14 август көнне Теләче районында эшлекле визит белән ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркәева булып китте. Ул беренче эш итеп, район үзәк хастаханәсендә халыкны борчыган сорауларга җаваплар эзләүдә ярдәм итү максатыннан, халыкны кабул итте. Район халкын борчыган сораулар белән танышып кына калмады, урында хәл итүгә дә зур...

Медицина ярдәме күрсәтүнең оештырылуы, бушлай дарулар белән тәэмин ителеш, ташламалар белән бәйле проблемалар һәм башка төр социаль әһәмияткә ия сораулар яңгырады. "Фәридә Фатыйховнаның халыкка якын килеп эш итүе гаҗәпләндерде безне, хәтта үзенең шәхси телефон номерын да бирде, сорауларыгыз булганда шалтыратыгыз диде", - дип фикерләре белән уртаклашты Теләчедән сорау белән килгән бер ханым. Ә министр урынбасары үзе исә, районда халыкның актив булмавын билгеләп үтте, ни дисәң дә, министр урынбасары килгәндә сорауларын биреп калырга һәркем омтылырга тиеш иде, ләбаса.
Халык сорауларын тыңлап узганнан соң, Фәридә Яркәева район хастаханәсе табиблары белән очрашты. Биредә районның баш табибы Илсур Илгиз улы Галиуллин сәламәтлек саклау учреждениесенең җиде айлык эшчәнлегенә нәтиҗә һәм халыкның үлем дәрәҗәсен киметү буенча эшләнгән чаралар буенча доклад ясады.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән саннар буенча, Теләче районы 2015 елның беренче яртыеллыгында республикадагы сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында 15-16 урында тора. Районда үлүчеләр саны арткан, күбесенчә картаеп һәм инсульт, инфаркт, кан әйләнеше белән бәйле авырулардан үләләр икән.
Теләче муниципаль районы тарафыннан расланган "2015 елга үлем дәрәҗәсе мониторингы һәм халыкның сәламәтлеген яхшырту" дип аталучы җирле максатчан программа нигезендә, барлык дәвалау һәм профилактика эшчәнлеге районда авыручылар һәм үлүчеләр санын киметүгә, халыкның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдереләчәк дип билгеләп уздылар район хастаханәсендә.
Рәфилә Шәмсетдинова
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев