20 февраль 2023 яңалыклары
-
«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле Теләчедә кунакта
Актаныш дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең милли рухы һәм талантлы башкаручылары белән республикада һәм башка төбәкләрдә дә танылды.
-
Татарстанда 2022 елда инвалидлык буенча 9 меңгә якын пенсия гражданнардан гариза алмыйча гына билгеләнгән
Узган елда Татарстанның социаль фонды пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга инвалидлык алу сәбәпле 8,5 мең иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар буенча ,гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелде.
-
Бәйрәм концерты узачак
23 февраль көнне, район мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән райондашларыбызга ярдәм итү йөзеннән,»Ватанга хезмәт итү- изге эш» дип исемләнгән бәйрәм концерты узачак.
-
Котлыйбыз
Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Теләчеагрохимсервис» ачык акционерлар җәмгыятендә озак еллар баш бухгалтер булып эшләүче Әхмәтҗанов Илхам Ильдус улы Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде.
-
Гармунчылар фестиваленең сайлап алу туры узачак
Дуслар! 5 март көнне Иске Җөри авыл мәдәният йортында «Уйнагыз, гармуннар!» икенче район фестиваленең сайлап алу туры узачак.
-
Туган телләр көне уңаеннан әдәби чара үтәчәк
21 февраль көнне район мәдәният йортында «Тик сау булса гына туган телең, Син үзең бар һәм бар синең илең» дип исемләнгән әдәби музыкаль чара узачак.
-
«Транснефть - Прикамье» завершило плановые ремонты на производственных объектах в шести регионах
Предприятие завершило плановые ремонтные работы на магистральных нефтепроводах (МН) в Пермском крае, Республиках Татарстан, Удмуртия, Башкортостан, Свердловской и Самарской областях.
-
Мактаулы исем бирелде
16 февраль көнне, район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының XXIV сессиясендә бертөркем хезмәт алдынгыларына Дәүләт бүләкләре тапшырылды.
-
Финал ярышлары һәм бүләкләү тантасыннан фоторепортаж
Әлеге рәсемнәрдә сез “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан оештырылган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча үткәрелгән республика ярышларының финал өлешен һәм бүләкләү тантанасын күрәсез.
-
Арча мөхтәсибәте Кубогына чаңгы ярышлары
19 февраль көнне Арча районы Мөрәле авылында өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расыйп улы Гатиятов җитәкчелегендә «Теләче» ДООЦ чаңгы ярышлары бүлекчәсе укучылары Арча мөхтәсибәте кубогына ярышларда катнаштылар.
-
“Кызыл китап битләренә сәяхәт” дигән чара үтте
Сауш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныфлар өчен “Кызыл китап битләренә сәяхәт” дигән чара үтте.
-
Кайсы медицина хезмәткәрләренең өстәмә түләүләр алачагы билгеле
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы кайсы медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр билгеләнгәнен аңлатты. Бу хакта «Парламентская газета» яза.
-
Ленино - Кокушкино авылында «Шаян Хоккей» киез итекләрдәге хоккей ярышлары узды
Чарада районның дүрт командасы, һәм шулай ук Теләче районыннан Алан авылы командасы да катнашты.
-
Шәмәхә төс коткара
Дөньяда ел саен 5 миллион кешегә эпилепсия диагнозы куела. Бу мәкерле чир күбрәк балалар һәм өлкәннәр арасында очрый, ди белгечләр. Вакытында чарасын күрсә, эпилепсия белән авырган кеше дә тулы канлы тормыш алып бара ала, дип ышандыра алар. Мондый диагноз белән яшәүчеләр тагын нәрсәләр белеп торырга тиеш? Эпилепсияне нинди билгеләр буенча танырга?
-
Рейд үткәрелде
13 февраль көнне ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция өлкән лейтенанты Илнур Кәримуллин җитәкчелегендә районыбыз юлларында рейд үткәрелде. Рейд вакытында инспекция хезмәткәрләре һәм участок вәкаләтлеләре (һәркайсы икәү) тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган җиде райондашыбызга административ беркетмә төзелгән.