Казанда авария аркасында суны япканнар
Казанның Совет районының бер өлеше суүткәргечтәге авария аркасында сусыз калган. Торбаны җир эшләре вакытында подряд оешмасы зарарлаган. Су белән тәэмин итүне якынча 15 сентябрьнең 21:00 сәгатькә торгызырга планлаштыралар, дип хәбәр иттеләр Казан «Водоканалы»Телеграм-каналында.