Татарстанда быел 50 мәдәният хезмәткәре «Земство мәдәният хезмәткәре»программасы кысаларында 1әр миллион сум алачак. Программаны гамәлгә ашыруга 50 миллион сум бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә төбәкнең Финанс министрлыгы.
Бу акчаларны торак сатып алу яки төзекләндерү өчен, шулай ук күченү һәм яңа урынга җайлашу белән бәйле башка ихтыяҗлар өчен кулланырга мөмкин булачак. 2025 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән старт алган Программа халык саны 50 меңгә кадәр булган зур булмаган торак пунктларга белгечләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Мәдәният хезмәткәрләреннән тыш, программага ""Земство докторы", "Земство фельдшеры", "Земство укытучысы" һәм "Земство тренеры" да кертелгән, алар шулай ук авыл һәм кече шәһәрләргә күченү һәм эшләү өчен бер мәртәбә бирелә торган түләүләр ала алалар.
Чыганак:казанкп
Нет комментариев