Татарстанда эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе теркәлгән-нибары 1,7 процент, бу республикага әлеге күрсәткеч буенча Россия төбәкләре рейтингында 35 нче урынны алырга мөмкинлек бирде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда вәзгыять үзгәрмәде. Төбәк халкы уртача 3,5 ай эчендә эш таба.
Мәшгульлек дәрәҗәсе буенча лидер Түбән Новгород өлкәсе, анда эшсезлек 0,9 процент тәшкил итә, ә эш эзләүгә уртача 4,5 ай китә. Аның артыннан шундый ук эшсезлек дәрәҗәсе белән Калуга өлкәсе бара (0,9 процент), ләкин эш эзләүнең уртача вакыты 8,2 ай. Лидерлар өчлеген бер процентлы эшсезлек һәм уртача эш эзләү вакыты 3,9 ай булган Ханты-Манси автоном округы йомгаклый.
Тулаем Россия буенча эшсезлек дәрәҗәсе бик түбән кала - икенче кварталда 2,2 процент, бу узган ел белән чагыштырганда үзгәрмәгән. Шул ук вакытта эшсезләр саны 9,8 мең кешегә кимегән (-0,6 процент), ә эш эзләү вакыты бераз арткан, дип хәбәр итә РИА Новости.
Нет комментариев