Казанның Совет районының бер өлеше суүткәргечтәге авария аркасында сусыз калган. Торбаны җир эшләре вакытында подряд оешмасы зарарлаган. Су белән тәэмин итүне якынча 15 сентябрьнең 21:00 сәгатькә торгызырга планлаштыралар, дип хәбәр иттеләр Казан «Водоканалы»Телеграм-каналында.
Урында предприятиенең авария бригадасы эшли. Агып чыгуны туктату һәм янәшәдәге территорияне су басуга юл куймау өчен, зарарланган суүткәргеч участогын сүндерергә туры килгән.
2 нче Азинская һәм 3 нче Азинская урамнары, шулай ук Академик Губкин урамы, Яңа Азинская урамы; Җиңү проспекты, 204в, 210, 210а, 210б, 212а, 212б, 212в, 216, 216Б, 220в, 222, 222а, 222б, 224, 224а адресларындагы йортлар сусыз калган.
Халык өчен эчәргә яраклы суны автоцистерналар белән ташу оештырылган. Көн дәвамында өстәмә автоцистерналар җибәрү планлаштырыла. Сулы машиналарның актуаль урнашуын авария-диспетчерлык хезмәтендә 231-62-60 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.
Чыганак:татаринформ
Нет комментариев