Бүген район башлыгы Айрат Фатхулллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Калимуллин «Батыр» спорткомплексында хезмәт коллективлары белән очрашты.
Айрат Гыйлван улы район территориясендә муниципаль, республика һәм федераль программаларны тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында сөйләсә,
Рөстәм Галиулла улы үз чыгышында район халкының республика тормышында да мөһим роль уйнавын, район өчен социаль әһәмияткә ия булган проектларда, спорт ярышларында катнашуына сөенүен билгеләп үтте, алга таба да спортчыларыбызга төрле ярышларда зур җиңүләр теләде.

Чарада шулай ук, район башлыгы урынбасары Илдар Мараков, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Раиль Мараков катнашты һәм чыгыш ясады.

Ахырдан исеме Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелгән "Тюлячинские стальные профили" җәмгыяте директоры Илнур Ахваровка таныклык тапшырылды, сорауларга җаваплар бирелде.



Нет комментариев