Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе буенча Россиядә 35 нче урында
Татарстанда эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе теркәлгән-нибары 1,7 процент, бу республикага әлеге күрсәткеч буенча Россия төбәкләре рейтингында 35 нче урынны алырга мөмкинлек бирде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда вәзгыять үзгәрмәде. Төбәк халкы уртача 3,5 ай эчендә эш таба.