Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары форумы старт алды
Казанда милли массакүләм мәгълүмат чараларының XI форумы эшли башлады. Программа кысаларында кунаклар өчен экскурсия узачак: алар Татарстан башкаласының тарихи үзәгендә, шул исәптән Казан Кремлендә булачак, төбәкнең төп истәлекле урыннары һәм мәдәни мирасы белән танышачак. Бу хакта «Татмедиа»Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.