Теләче районы тиздән «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын кабул итәчәк.
«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» халыкара форумы — Татарстаннан читтә яшәүче һәм эшләүче эре татар эшмәкәрләрен берләштерә торган абруйлы мәйданчык. Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Хөкүмәте һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән оештырыла торган бу очрашу кунаклары тиздән безнең районга да киләчәк.
Әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештыру максатыннан районда эш бара. Кичә район башлыгы Айрат Фатхуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров һәм аның урынбасарлары катнашында киңәшмә үткәрде.
Нет комментариев