Казанда алтын бизәнү әйберләрен күбрәк алалар
В республике

Казанда алтын бизәнү әйберләрен күбрәк алалар

2026 елның гыйнвар-сентябрь айларында Казанда алтын бизәнү әйберләренә ихтыяҗ узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14% ка арткан. Мондый мәгълүматны брендның ваклап сату кибетләрендә сатуларны өйрәнгән Sokolov аналитик үзәге китерә.

Россия шәһәрләре арасында алтын бизәнү әйберләренә ихтыяҗның иң зур үсешен Омскида (+54%), Төмәндә (+50%) һәм Самарада (+28%) теркәгәннәр. 

Казанда алтын бизәнү әйберләрен сатып алуның уртача чегы тугыз айда 32 878 сум тәшкил иткән. Россия буенча бу күрсәткеч 31 965 сумга җиткән. Иң кыйммәтле сатып алуларны уртача Мәскәү халкы – 39 670 сум, Санкт-Петербург – 38 071 сум һәм Сочи – 37 545 сум башкарган.

Ташлы эшләнмәләр арасында бриллиантлар һәм синтетик алмазлар белән бизәнү әйберләре аеруча популяр булган. Алтын төсе буенча кызыл һәм ал төсләргә өстенлек бирелә. 


Нет комментариев