Иң җылы кышкы бүләк: район газетасына язылырга онытмагыз!
Район газетасына язылу - көзге-кышкы чорның мөһим бер традициясе. Көннәр кыскарганда, өйдә җылы чәй эчеп, туган як яңалыкларын укып утыруга ни җитә. Газетага үзегез өчен генә түгел, авылдагы әти-әниләр, өлкән туганнарыгыз өчен дә язылырга онытмагыз — бу алар өчен менә дигән җылы бүләк булыр!
Район газетасына почта бүлекчәләрендә һәм редакция хезмәткәрләре аша язылырга мөмкин.
Нет комментариев