23 март 2026 яңалыклары
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе сәхнәсендә чыгыш ясау өчен гаризалар кабул ителә башлады
26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрне җанлы музыка бәйгесендә катнашырга чакыралар. Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә.
-
Минзәләдә йөзү ярышларында катнаштылар
С 19-21 марта в г. Мензелинск, прошли республиканские соревнования по плаванию на призы Главы Мензелинского муниципального района РТ Айдара Фаслаховича Салахова.
-
Санитар-экологик икеайлык башлана
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 1 апрельдән 31 майга кадәр торак пункт территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан итте. Тиешле боерыкны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
-
Су басу куркынычы булган зоналар саны арткан
2025 елда республикада су басу һәм су басу мөмкинлеге булган зоналар саны 24 тән 52 гә кадәр артты. Бу хакта Татарстан Росреестры матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Кешене туган җиренә алып кайтып җирләргә ярыймы?
Казанның «Гаилә » мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин әйтүенчә, үлгән кешене үлгән җирендә күмү яхшырак дигән кагыйдә бар. Хәтта бу хәл өйдән еракта булса да.
-
«Актив озак яшәү» проектында ничек катнашып була?
«Актив озак яшәү» — өлкән яшьтәге кешеләрнең (55/60 яшьтән хатын-кызлар, 60/65 яшьтән ир-атлар) сәламәтлеген, социаль активлыгын һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программасы. Программа спорт, иҗат белән бушлай шөгыльләнүне, ялгызлыкка каршы көрәшү һәм деменцияне профилактикалау өчен белем бирүне һәм аралашуны тәкъдим итә. Проект «Гаилә» милли проекты кысаларында башкарыла.
-
Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Штабка Шәдке авылы халкыннан бик күп күләмдә махсус хәрби операциядәге егетләргә киемнәр китергәннәр.
-
Ярышларда бронза Кубокка ия булдылар
Яшел Үзән шәһәрендә 2018/19 елгы балалар командалар арасында хоккей буенча ике көнлек «Татар Кубогы» ачык турниры узды.
-
Йөкләмәләрне үтәү срогын бозган өчен неустойка күләме турында
Неустойка - ул штраф санкциясе, ул акчалата рәвештә күрсәтелә һәм килешү шартларын бозучы тарафыннан түләнә.
-
Казан туристлар өчен иң популяр шәһәр
Татарстан май бәйрәмнәре вакытында Россиядә туристлар өчен иң популяр юнәлешкә әйләнде.
-
Өстәл теннисы буенча XXII ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышларында
21-22 мартта Байлар Сабасында өстәмә белем бирү педагогы А.И.Вәлиуллин җитәкчелегендәге«Балаларны cәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәге” командасы 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча XXII ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышларында катнашты һәм команда 5 урынга лаек булды.
-
Хәйдәр Хәбир улы Салихов үзенең юбилеен билгеләп узды
Үзәк бистәсендә яшәүче Хәйдәр Хәбир улы Салихов үзенең юбилеен билгеләп узды.
-
«Эзләдем, бәгьрем, сине» җыры авторы Сәйяр Хәбибуллин вафат
96 яшендә композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллин вафат булды. Бу хакта республиканың Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.
-
«Иң шәп сыерчык оясы» район бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды
21 март көнне Шәтке авылында узган «Нәүрүз» бәйрәмендә «Иң шәп сыерчык оясы» район бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
-
Начар күрүчеләр өчен «Ак китап» инклюзив проекты ачыла
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 2026 елның 23 мартында 12:00 сәгатьтә сукыр һәм начар күрүче кешеләр өчен «Ак китап» махсус проектын ачу булачак. Чара 2026 елның 12 мартыннан 26 апреленә кадәр уза торган «Алтын ташбака» XIX Халыкара кыргый табигать фестивале кысаларында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.