Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Начар күрүчеләр өчен «Ак китап» инклюзив проекты ачыла

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 2026 елның 23 мартында 12:00 сәгатьтә сукыр һәм начар күрүче кешеләр өчен «Ак китап» махсус проектын ачу булачак. Чара 2026 елның 12 мартыннан 26 апреленә кадәр уза торган «Алтын ташбака» XIX Халыкара кыргый табигать фестивале кысаларында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Ак китап» проекты – 2019 елдан Мәскәү шәһәренең Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты ярдәмендә үткәрелә торган Фестивальнең уникаль социаль юнәлешле чарасы. Аның кысаларында күрү сәләте начар булган кешеләр өчен 3D тактиль басма технологиясендә эшләнгән фотоэшләрнең махсус күргәзмәсе оештырылган. Шуның ярдәмендә килүчеләр Бөтен дөньядан иң яхшы кыргый табигать фотографлары эшләре белән таныша алалар.

«Ак китап» – кешеләр арасында киртәләр югала торган инклюзив мохит булдыруга мөһим адым. Программада күрү сәләте начар булган 500дән артык бала һәм өлкәннәр катнашачак.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев