Санитар-экологик икеайлык башлана
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 1 апрельдән 31 майга кадәр торак пункт территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан итте. Тиешле боерыкны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Документ нигезендә, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына су саклау зоналарын, пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, базарларны, массакүләм ял итү урыннарын, бакчачылык җәмгыятьләрен һәм гараж кооперативларын, шулай ук шәхси торак сектор территорияләрен һәм юл буе полосаларын санитар чистарту буенча чаралар үткәрергә тәкъдим ителгән.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, шәһәр янындагы урманнарда һәм су саклау зоналарында моның өчен билгеләнмәгән урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне бетерүгә аерым игътибар бирү йөкләнде. Эшләрне координацияләү өчен оператив штаблар булдыру, шулай ук волонтерлар һәм иҗтимагый оешмалар җәлеп итү тәкъдим ителә.
Икеайлык нәтиҗәләре ТР Министрлар Кабинетына 2026 елның 5 июненә кадәр тәкъдим ителергә тиеш. Эшләрнең башкарылуын контрольдә тоту Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына йөкләнгән.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев