28 февраль 2024 яңалыклары
-
Бүләкләнделәр
27 февраль көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләрнең 20023 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясалды, 2024 елга яңа бурычлар билгеләнде. Азактан 2023 елдагы эшчәнлек буенча алдынгы урыннарны яулаган мәдәният учреждениеләренә, гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче хезмәткәрләргә Дипломнар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Еллык хезмәткә нәтиҗә ясалды, алга бурычлар билгеләнде
27 февраль көнне, район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр үзләренең 2023 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар, 2024 елга хезмәт бурычлары билгеләделәр.
-
Кырыкалдарлар алдауны дәвам итә. Сак булыгыз!
Мошенниклар алдау өчен нинди генә ысулларны кулланмый, нинди генә яңа төрләрен уйлап чыгармый. Әллә кая барасы да юк, райондашларыбызның мошенниклар тозагына эләккәннәрен газета битләрендә, социаль челтәрләрдә яктыртып барабыз.
-
Татарстанда ишегалларын һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә 24 млрд сум кулланылган
9 ел эчендә Татарстанда 398 территория төзекләндерелгәнен, бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Әлеге сумманың күпчелек өлеше республика дәүләт бюджетыннан бүлеп бирелгән.