Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Еллык хезмәткә нәтиҗә ясалды, алга бурычлар билгеләнде

27 февраль көнне, район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр үзләренең 2023 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар, 2024 елга хезмәт бурычлары билгеләделәр.

Киңәшмәдә узган елга хисап белән, һәм алда торган-эш-гамәлләрне яктыртып район мәдәният бүлеге Даут Иксанов, район мәдәният бүлеге методисты Рәзилә Хәкимова, район мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Елена Фатыйхова чыгыш ясады. Чыгышлардан күренгәнчә, 2023 ел - Татарстанда - Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак бик мәшәкатьле һәм  тыгыз шартларда узса да, әмма бик уңышлы ел булган. Моңа Казанда “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Бай мираслы Теләчем” дип аталган концерт программасы күрсәтүебез, төрле күргәзмәләр, аш-су буенча осталык дәресләре үткәрүебез турында әйтеп узу да җитә. Шөкер, мәдәниятчеләребезнең куйган хезмәтләре бушка китмәде, лаеклы бәяләнеп, районыбыз, халкы 30 меңнән артык булмаган районнар арасында икенче урынга лаек булып, Диплом белән бүләкләнде. 

Бу хакта киңәшмәдә катнашкан районыбыз башлыгы Нәҗип Хаҗипов та ассызыклап узды. “Бер генә чара да сездән башка узмый. Сез районбызның йөзе. Казанга, илебезнең, республикабызның башка төбәкләренә барсак та сез кирәк. Ил-көн алдында куйган хезмәтегез зур, сезнең алда баш иеп, чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә  табигый сәләтегез, намуслы, фидакарь хезмәтегез һәм югары бирелгәнлек белән туган җиребезгә игелекле хезмәт итәрсез дип ышанып калам”, - диде ул.

Быелның иң төп сәяси вакыйгасы, һичшиксез,  Россия Федерациясе Президентын сайлау булачак. Исегезгә төшерәбез,  тавыш бирү көннәренә бик аз вакыт калып бара. Аны үткәрү, сайлауларда катнашу тәртибе белән мәдәниятчеләрне муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин таныштырды, аларның әлеге илкүләм әһәмиятле чарада актив эшләүләренә һәм  катнашуларына зур ышаныч белдерде.

Азактан муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов белән берлектә, 2023 елдагы эшчәнлекләре буенча алдынгы урыннарны яулаган мәдәният учреждениеләренә, китапханәләргә, гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче хезмәткәрләргә Дипломнар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев