Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кырыкалдарлар алдауны дәвам итә. Сак булыгыз!

Мошенниклар алдау өчен нинди генә ысулларны кулланмый, нинди генә яңа төрләрен уйлап чыгармый. Әллә кая барасы да юк, райондашларыбызның мошенниклар тозагына эләккәннәрен газета битләрендә, социаль челтәрләрдә яктыртып барабыз.

Соңгы арада телефон аша  мошенниклылык ысулы барлыкка килде. Телефонның икенче ягында кырыкалдарлар үзләрен полиция хезмәткәрләре итеп таныштырырга, Сезнең исем фамилиягезне, тору һәм эшләү урыныгызны да белеп сөйләшергә мөмкиннәр. Каушап калып,  мошенникларга ышынырга ашыкмагыз, чөнки андый мәгълүматларны чынлап та табарга мөмкиннәр. Сез яисә сезнен исемнән  зур суммада финанс операцияләр башкарылган дип сезне ышындырырга тырышырлар.  Ышанмагыз!! Бер вакыттада шәхси мәгълүматларыгызны телефон аша бирмәгез. Әгәр  шундый звонок булып, телефоныгызны алып сөйләшкәнсез икән кичекмәстән трубкагызны куегыз. Полиция хезмәткәрләре бер вакытта да андый сораулар белән телефоннан  мөрәҗәгать  итмиләр.

         Сак булыгыз, кырыкалдарлар тозагына эләгеп хәләл акчаларыгыздан колак кага күрмәгез. Әгәр мошенниклылык очрагына эләгеп, алдангансыз икән кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итүегез сорала.

Фото: https://www.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев