Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүләкләнделәр

27 февраль көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләрнең 20023 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясалды, 2024 елга яңа бурычлар билгеләнде. Азактан 2023 елдагы эшчәнлек буенча алдынгы урыннарны яулаган мәдәният учреждениеләренә, гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче хезмәткәрләргә Дипломнар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкләрне ияләренә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов тапшырды. Хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарыгызга әлеге киңәшмәдә бүләкләнүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.

2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча икенче урынга лаек район үзәк китапханәсе район мәдәният бүлегенең Дипломы белән бүләкләнде. Бүләкне район үзәк китапханәсенең китап укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Хәмит кызы Яхина кабул итеп алды.

2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча беренче урынга лаек булган Олы Мишә авылы китапханәсе район мәдәният бүлегенең  Дипломы белән бүләкләнде. Диплом китапханә мөдире Рузалия Шамил кызы Газизовага тапшырылды.

2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча өченче урынга лаек булган Үзәк мәдәният йорты директоры Тарасова Елена Ивановна район мәдәният бүлегенең Дипломы белән бүләкләнде.

2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча икенче урынга лаек булган Алан мәдәният йорты директоры Гүзәлия Габделхак кызы Җамалиева район мәдәният бүлегенең Дипломы белән бүләкләнде.

2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча беренче урынга лаек булган Иске Җөри авыл мәдәният йорты директоры Равил Мөсәвир улы Насыйбуллин район мәдәният бүлегенең Дипломы белән бүләкләнде.

Озак еллар дәвамында мәдәният өлкәсендә куйган күпьеллык намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан район мәдәният йорты аккомпаниаторы Рамил Гыйлемхан улы Касыймов Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Китапханә эшендәге намуслы хезмәте өчен, һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Иске Җөри авылы  модель китапханәсе китапханәчесе Нурия Рәкыйф кызы Хәбибуллина район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Китапханә эшендәге намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, һәм 35 яшьлек юбилее уңаеннан район үзәк китапханәсе китапханәчесе Раилә Васил кызы Фәсхиева  район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Актив иҗади хезмәте өчен, һәм 35 яшьлек юбилее уңаеннан район үзәк китапханәсенең уку залы китапханәчесе Алсу Рәфыйк кызы Гаязова район мәдәният бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Район мәдәнияте үсешенә керткән намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен, һәм 25 яшьлек юбилее уңаеннан Баландыш авылы мәдәният йорты директоры Илсаф Фидаил улы Тимербаев район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев