29 декабрь 2015 яңалыклары
-
"Селедка под шубой" салатын рулет рәвешендә ясарга өйрәнәбез (видео-рецепт)
Сезнең игътибарга гади булмаган селедка под шубой салатын ясау рецептын тәкъдим итәбез
-
Иван Ургант белән Валерий Меладзе күпме тора?
Җырчылар акчаны елга ике тапкыр көрәп эшли - Cабан туйларында һәм Яңа елда. Бусагада - икенче "урак өсте". Рус җырчыларын Яңа ел мәҗлесенә дәшү күпмегә төшә икән? "Экспресс-газета"да язылганча, иң кыйммәтле җырчы - Вера Брежнева. Ул бәйрәмдә 8 миллион сумга эшләргә әзер. Әмма "ВИА Гра" төркеменең элеккеге солисткасы спиртлы эчемлекләрдән...
-
Ришат Төхвәтуллин: «Минем белән эшләве бик авыр»
Ришат Төхвәтуллинны тамашачы таланты, сәхнәдә үз-үзен тотышы, яшьлеге-чибәрлеге (сәхнә кешесенә анысы да бик мөһим) өчен дә үз итте. Күптәннән очрашасы килү теләге туса да, безгә бераз соңрак танышырга, аралашырга насыйп булды. - Мин Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында 1989 елның 3 мартында туганмын, - дип башлап китте сүзен җырчы. -...
-
Бүген муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы үтте
Бүген, 29 декабрь көнне көндезге 11.00 сәгатьтәТеләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы булып узды. Әлеге утырышта барысы 7 мәсьәлә каралды: 1. Теләче муниципаль район Советының 2014 елның 19 декабрендә кабул ителгән 236нчы номерлы "О бюджете Тюлячинского муниципального района..." дигән карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (доклад белән Теләче муниципаль...
-
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан сәясәте тарихының яңа битен ачабыз...
2015 ел шактый катлаулы булуга карамастан, Татарстан аны уңышлы тәмамлый. Республика икътисади авырлыкларның тәэсирен булдыра алганча киметкән. Иң мөһиме, барча программа һәм проектлар да вакытында тормышка ашырылган. Бу турыда ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Җитәкче сүзләренә караганда, 2015 ел Татарстан өчен мөһим сәяси...
-
Татарстанда яңа туган сабыйлар арасында Әмир, Самира һәм Ралина исемнәре популяр
2015 елның 11 аенда Татарстанда барлыгы 52 мең 435 бала туган, бу узган елның шул чорына караганда, 173 балага күбрәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева бәян иткән. Шул чорда 26 мең 811 малай (51,1 процент) һәм 25 мең 624 кыз (48,9 процент)...
-
Теләче районындагы бер авыл. Сугыш еллары. Бер егет белән кыз... (булган хәл)
Мин сине ничек яраттым... Сериаллар карарга ярата безнең халык. «Мондый нәрсә кинода гына була инде», - диләр аннары, шунда тасвирланган язмышларны барлап. Ә чынбарлыкта исә язмышлары сериалларда күрсәтелгәннәрдән һич тә калышмаган кешеләр безнең янда яши. ...Теләче районындагы бер авыл. Сугыш еллары. Бер егет белән кыз яратышып, очрашып йөриләр. Олыраклар сугышка...
-
Яңа ел шатлык китерсен дисәң
Бу көннәрдә һәрберебез яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. Утлы маймылны "яулау" өчен бәйрәм төнен кайда һәм ничек үткәрергә, нәрсә кияргә, өйне ничек бизәргә һәм өстәл түренә нәрсәләр куярга - түбәндәге киңәшләребез шул хакта. Утлы маймыл кызыл төсне ярата Узып баручы елның соңгы ае нәтиҗәләр чыгару, яңа елга планнар кору...
-
Татарстан кешеләре поездда атышкан
Поеездда баручы ике татарстан кешесе арасында чыккан низагның азагы күңелсез төгәлләнгән. Әлеге хәл Волгоград - Нижневартовск поездында була. Поезд Буа станциясенә туктагач, бер ир ачуы чыккан юлдашына травматик пистолеттан ата башлый. Юлдашын авыр хәлдә аны реанимациягә алып китәләр, ә атучыны кулга алалар. Аларның Ульяновскидан кайтышы булган. Пистолеттан үз-үзен яклар өчен...
-
Теләчедә төп чыршыны ачтылар
Узган атнаны, районның ял паркында төп чыршыны ачу тантанасы булды. Тантанада халыкны Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тәбрик итте. Районыбызның үзешчән җырчылары дәртле, җыр-биюләре белән халык күңелен күрде. Авыллардан килгән Кыш бабай, Кар кызлары бәйрәмгә килүчеләргә матур теләкләрен җиткерде. «Яңа елда һәр кешегә...
-
Чаллыда шикле бер машина арбасында 50 чыршы була
Татарстанда "Урман" операциясе үткәрелә. Аның кысаларында полиция хезмәткәрләре машиналарны тикшерә башлады. Әле шушы көннәрдә генә ЮХИДИ инспекторлары шикле бер машинаны туктата. Аның арбасында 50 чыршыга тап булалар. Машина йөртүченең агачларга бернинди дә документы булмый. 28 яшьлек чаллылы, хәлне аңлату өчен, "Комсомол" полиция бүлегенә озатыла. Әгәр чыршыларны кисүе законсыз дип табылса,...
-
Татарстанга салкыннар килә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республика районнарында бераз кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә күпчелек районнарда 7-11 градус кадәр салкын булачак. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында аязган вакытта 13-15 градуска кадәр салкынайта....