Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Теләчедә төп чыршыны ачтылар

Узган атнаны, районның ял паркында төп чыршыны ачу тантанасы булды. Тантанада халыкны Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тәбрик итте. Районыбызның үзешчән җырчылары дәртле, җыр-биюләре белән халык күңелен күрде. Авыллардан килгән Кыш бабай, Кар кызлары бәйрәмгә килүчеләргә матур теләкләрен җиткерде. «Яңа елда һәр кешегә...

Узган атнаны, районның ял паркында төп чыршыны ачу тантанасы булды. Тантанада халыкны Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тәбрик итте. Районыбызның үзешчән җырчылары дәртле, җыр-биюләре белән халык күңелен күрде. Авыллардан килгән Кыш бабай, Кар кызлары бәйрәмгә килүчеләргә матур теләкләрен җиткерде. «Яңа елда һәр кешегә шатлык, куанычлар насыйп булсын», -дигән теләктә калды алар. Кыш бабай белән Кар кызына сабыйлар мөмкинлектән файдаланып үз һөнәрләрен күрсәтте. Аеруча, кыш бабайлар белән күмәк биюләр күңелле узды. Халык бу көнне рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. «Киләсе Маймыл елы да төкле аягы белән килсен, еллар тыныч, имин булсын», - дигән уйда таралышты өлкән яшьтәгеләр бәйрәмнән.

Эльмира Әхмәтҗанова.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X