Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда яңа туган сабыйлар арасында Әмир, Самира һәм Ралина исемнәре популяр

2015 елның 11 аенда Татарстанда барлыгы 52 мең 435 бала туган, бу узган елның шул чорына караганда, 173 балага күбрәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева бәян иткән. Шул чорда 26 мең 811 малай (51,1 процент) һәм 25 мең 624 кыз (48,9 процент)...

2015 елның 11 аенда Татарстанда барлыгы 52 мең 435 бала туган, бу узган елның шул чорына караганда, 173 балага күбрәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева бәян иткән.

Шул чорда 26 мең 811 малай (51,1 процент) һәм 25 мең 624 кыз (48,9 процент) туган. Октябрьдә ЗАГС органнары хезмәткәрләре өч игезәк алып кайткан гаиләләргә документлар тапшырган. Бу шатлыклы вакыйга Казан, Чаллы һәм Түбән Камада булган. Агымдагы елда 465 игезәк туган.

Яңа туган сабыйларның гомумсанының 20 011 е (42 процент) гаиләдә беренче бала, 22 596 (43,1 процент) - икенче бала, 6142 (11,7 процент) - өченче, 1686 (3,2 процент)- дүртенче яки аннан да күбрәк.

Быел малайлар арасында популяр исемнәр Тимур, Кәрим, Әмир, Артем, Кирилл, Матвей, Данил, Максим, Александр, Егор булса, кызлар арасында Ясминә, Әминә, Арина, Азалия, София, Виктория, Ралина, Милана, Анастасия, Самира исемнәренә өстенлек биргәннәр.

tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X