Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Теләче районындагы бер авыл. Сугыш еллары. Бер егет белән кыз... (булган хәл)

Мин сине ничек яраттым... Сериаллар карарга ярата безнең халык. «Мондый нәрсә кинода гына була инде», - диләр аннары, шунда тасвирланган язмышларны барлап. Ә чынбарлыкта исә язмышлары сериалларда күрсәтелгәннәрдән һич тә калышмаган кешеләр безнең янда яши. ...Теләче районындагы бер авыл. Сугыш еллары. Бер егет белән кыз яратышып, очрашып йөриләр. Олыраклар сугышка...

Мин сине ничек яраттым...

Сериаллар карарга ярата безнең халык. «Мондый нәрсә кинода гына була инде», - диләр аннары, шунда тасвирланган язмышларны барлап. Ә чынбарлыкта исә язмышлары сериалларда күрсәтелгәннәрдән һич тә калышмаган кешеләр безнең янда яши.

...Теләче районындагы бер авыл. Сугыш еллары. Бер егет белән кыз яратышып, очрашып йөриләр. Олыраклар сугышка киткәч, егетне колхозда бригадир итеп куялар. Еллар авыр, авылда эшләрлек кешеләр, нигездә, хатын-кызлар. Бригадирга да җиңел түгел - эшнең үтәлүен сорап кына торалар. Нишләсен, йөрәгеннән өзеп булса да, сөйгәнен авыр колхоз эшенә чыгара егет. Сугыш бетеп, инде ирләр авылга кайткач, гаилә корырга уйлап йөргән кыз белән егет арасына кызның фронттан кайткан абыйсы керә. «Сеңлемне авыр эшкә чыгарган кеше безнең гаиләгә кияү булып кермәячәк», - дип кырт кисә абый кеше. Ул вакыттагы татар авылының үз законы бар - өлкән туган, ата-абый сүзеннән чыга алмый кыз... Тик мәхәббәт абый сүзенә дә, законнарга да карамый шул ул...
Вакыт үтә. Йөрәктәге яралар бераз төзәлгәндәй була. Егет шул ук авылдан чибәр, уңган бер кызны ала, кыз да үз авылларындагы бер егеткә кияүгә чыга. Ике генә йорт аша күршеләр булып яшиләр. Балалар үсә. Инде төпле авыл хатынына әйләнгән кызның кызы белән чын авыл ире булган егетнең малае очрашып йөри башлыйлар. Авылда сүз тиз йөри, күпме борчулар, уйлар, йокысыз төннәр үткәргәннәрен заманында яратышып йөргән егет белән кыз - ә хәзер инде әти белән әни - үзләре генә белгәндер, тик балалары туйлап гаилә кора. Инде балаларның балалары үсеп җитә... Элекке егет белән кыз кода-кодагый булып яшәп яталар. Йөрәктәгесе бик күренми бит аның, тормыш борчу-шатлыклары артына яшеренә.
Берзаман, сәламәтлеге китеп, сугыш елларындагы бригадир егет урын өстенә кала. Аны җиде ел буе килене, ягъни элек яратып йөргән кызының кызы карый. Урында яткан кеше карауны бу авырлыкны үзе үткән кеше генә аңлыйдыр... Бабай вафат була, ике карчык ялгыз күршеләр булып тормыш итәләр.
Ә аннан ике ел ара белән, бер үк көнне ике әби дә вафат була. Ел саен ике әбинең дә еллыгын билгелиләр. Тик... вафатлары бер көнне булса да, икесенекен ике көнне уздыралар...
Боларны миңа бүген Казанда яшәүче чибәр, акыллы, тәрбияле бер кыз сөйләде. Заманында яратышкан, язмыш бормалары сәбәпле бергә була алмаган егет белән кызның икесенә дә онык ул. Ул сөйләгәндә күзләренә карадым. Ике якка да тирән ярату, ихтирам иде ул күзләрдә. Бабай белән әбинең, яшьлектә, уртак балалар, оныклар үстерергә дигән хыяллары булгандыр. Мәхәббәт шунсыз булмый ул. Биргән язмыш аларга уртак оныкларны. Тик аз гына үзенчәрәк итеп биргән...
Илфак Шиһапов
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев