Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Гаҗәеп төш (район бәйгесе кысааларында)

Көтмәгәндә Тукай килеп керде төшемә,йөз кырык яшен тутырганда...

Галиҗәнәп , табигать инде уянганда

Каеннар күлмәген яшелгә алмашканда,

Көтмәгәндә Тукай килеп керде төшемә,

Йөз кырык  яшен тутырганда.

 

Төшләрнең  дә беләм була төрлесе

Үзенчәлекле булды бүгенгесе.

Языйм дидем, алдым каләм -ручканы,

Очлыйсы да, манасы да юк аны.

 

Төшем шундый,  утырам бер бакчада,

Әллә Кырлай. әллә инде  Арчада.

Бакча матур,үсә чыршы , наратлар,

Килеп чыкты бер адәм шул тарафтан.

 

Килешле генә кигән өстендә кабә,

Башында матур гына калансуа.

Әкрен генә китеп бара янымнан,

Тукай икәнен таныдым  якыннан.

 

-Тукта әле дим,  син  бит Тукай

Быел йөз кырык яшне тытырасың бугай.

Әйе, Мөхәмәтгариф улыГабдуллаҗан булам

Сезнеңчә әйтсәк –  ГабдуллаТукай булам.

 

Миңа тулыр тулмас егерме җиде,

Монда килгәч минем яшем үзгәрмәде.

Уң кулына тоткан яраткан сазын,

Күзен кысыбрак миңа карый тагын.

 

Күрәсеңме ди, әнә анда Зәйтүнә,

Алтын тарак белән  чәчен тарап утыра.

 

Уральскийда яшәгәндә бик сагындым Кырлайны

Сагынуым көчле булгач яздым җырларны.

Анда да кызлар бар иде, алар мине яратты,

Ләкин Казандагы Зәйтүнә мине үзенә каратты.

 

Ә монсы минем әни Мәмдүмә,

Минем  янда булганына бик тә сөенә.

Монда көн юк, юк төн, тоташ бер дөнья

Юк сәрхүшләр,  бай, ярлы. юктыр чума.

 

Без монда бик күбәү, бер дөнья

Заман ахрын көтәбез тын гына.

Барда монда- Каюм Насрыйларым,

Фатих Әмирхан,Хөсәен Ямашев дусларым.

 

Монда тынлык,монда барыбыз бертигез,

 Килергә уйласагыз рәхим итегез.

Балачагым узса да,  яшем түгел

Уен – көлкедән әле мин мәхрүм түгел.

 

Мин үземә тиешле гомерне, данлы, матур итеп яшәдем,

Ун мең юлдан артык шигырь язып,50 табак проза юлладым.

 

Сезнең белән бергә яшәр идем

Бер картаер, бер яшәрер идем.

Ләкин язмышыма буйсынмасам

Туфрагыма авыр булыр дидем.

 

Килче ди, кил бераз сине кети- кети итим

Мин сискәнеп кинәт уянып киттем.

Исән бит ул Тукай, исән,

Кети – кети  итим димәс иде югыйсәм.

 

Юк шул инде, юк,бу бит төш кенә,

Төштә  дә Шүрәлене искә төшерә.

Кайлардан уйлап чыгарган ул  Шүрәлене

Андый исемне һичкем белмәгән әвәле.

 

Синең “Тәфтиләү”еңә Илһам  үзе җан өрде

Нигә иртә сынды сазың, ул бит әле кирәк иде.

Күктән иңгән сиңа талант, син бит “моң” корбаны.

Моңлы сазың,  Зәйтүнәң сине сагынып елады.

 

Лера апа Хуҗина,март 2026 ел.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев