Балалар медицина тикшерүе уздылар
Район яңалыклары

Балалар медицина тикшерүе уздылар

Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында «Теләче үзәк район хастаханәсе»нең табиб-белгечләре тарафыннан балалар медицина тикшерүе узды.

Әлеге планлы медицина тикшерүләре ел саен үткәрелә. Һәр яшь өчен белгечләрнең үз тикшерүләр комплексы билгеләнгән. Бу баланың сәламәтлеге турында өстәмә мәгълүмат алу һәм авыруларның мөмкин булган үсешен вакытында булдырмау өчен менә дигән мөмкинлек. Балаларны табиблар окулист, педиатрлар, отоларинголог, невролог карады.


Нет комментариев