31 июль 2026 яңалыклары
-
Республика көнендә Казансу елгасында суднолар хәрәкәтен чикләргә ниятлиләр
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, 30 августта, Казансу елгасының Миллениум күпереннән Киров дамбасына кадәрге участогында суднолар хәрәкәтен чикләргә ниятлиләр. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Татарстанда тычкан бизгәге белән авыручылар саны ике тапкырга арткан
Татарстанда 2026 елның 7 аенда тычкан бизгәге буларак билгеле бөер синдромы (ГЛПС) белән геморрагик бизгәкнең 324 очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк, дип сөйләде матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
-
1 августтан намаз вакытлары үзгәрә
Татарстанда август башыннан кичке (ястү / иша) һәм иртәнге (фаджр) намазларын уку вакыты майга кадәр гамәлдә булган күрсәткечләргә кайта. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Ачык һавада фильм карарга чакырабыз
Җәй - яхшы компаниядә уңайлы кичләр өчен идеаль вакыт. Ә саф һавада шәп фильм караудан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин?
-
Кара помидор кызылыннан нәрсәсе белән аерыла
Кара помидорлар кызыл помидордан нәрсәсе белән аерыла? Мондый помидорлар төрле зурлыкта һәм формада булырга мөмкин. Төрле гибридларны үзара катнаштыру нәтиҗәсе бу.
-
Антуриумны ничек дөрес утыртырга
Антуриумны күчереп утырту өчен көпшәк грунт кирәк, ул һаваны яхшы үткәрә һәм җиңел кибә. Анда эре компонентлар булырга тиеш, мәсәлән нарат кайрысы. Кибеттән ароидлар өчен җир сатып алырга була.
-
Һәр җомга Теләче районы хәбәрләре «Саба дулкыннары»нда
Хөрмәтле райондашлар, бер белдерү! Теләче районы хәбәрләрен «Саба дулкыннары» телевидениесенең «Атна» информацион программасында күзәтеп бара аласыз.
-
Район Советының унынчы утырышы узды
Кичә район Советының чираттагы, унынчы утырышы узды.
-
Юлларда икеләтә уяулык сорала
Ел башыннан республика юлларында 161 кешенең гомере өзелгән. Узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 19 га күбрәк. Әлегедәй куркыныч саннарны “Татар - информ” агентлыгында журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең республика Идарәче начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов җиткерде.
-
Теләчедә, һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан чара узачак
Хөрмәтле райондашлар! 2 август - Һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан, 10:00 сәгатьтә Теләче авылында урнашкан Хәрби Дан аллеясында, район житәкчелеге катнашында, чара узачак.
-
Казан хакимияте машинаны хуҗасыз дип тану вакытын ике тапкырга кыскартырга планлаштыра
Коррупциягә каршы экспертизада Казан Башкарма комитеты карары проекты тора, аның нигезендә ташланган һәм хуҗасыз автомобильләр белән эшләү сроклары алты айдан өч айга кадәр кыскартылачак.
-
Казаннан Карина Абдуллина Ливандагы конкурста җиңүче
Казанда яшәүче Карина Абдуллина Ливан башкаласы Бейрутта узган Miss World Next Top Model 2026 халыкара моделинг конкурсында Татарстанны бик яхшы тәкъдим итте. Бөтен дөньядан 60 катнашучы арасыннан финалга бары тик 24 кыз гына чыккан.
-
Яшел Үзән районында кара тилгәнне коткарганнар
Яшел Үзән районыннан гаилә яр буендагы куакларда су өстендә хәрәкәтсез яткан кош тапкан. Коткаручылар аны яр буена чыгаралар һәм канатлы кошның аяклары һәм канатлары белән балык тоту җебенә буталып калуын күрәләр.