Антуриумны ничек дөрес утыртырга
Антуриумны күчереп утырту өчен көпшәк грунт кирәк, ул һаваны яхшы үткәрә һәм җиңел кибә. Анда эре компонентлар булырга тиеш, мәсәлән нарат кайрысы. Кибеттән ароидлар өчен җир сатып алырга була.
Антуриумны дөрес күчереп утырту өчен ике ысул кулланырга мөмкин:
Чүлмәктән чүлмәккә аудару ысулы белән күчереп утырту. Бу иркенрәк чүлмәккә мохтаҗ сәламәт антуриумнар өчен яраклы. Дренаж тишекләре булган яңа чүлмәк әзерләгез.
Иске чүлмәктән антуриумны пөхтә генә итеп алыгыз, тамырлары тирәли туфрак өемен саклап калырга тырышыгыз. Тамыр системасын карагыз. Әгәр авыру яки зарарланган тамырлар табылса, аларны секатор белән яхшылап алып ташлагыз. Үсемлекне яңа чүлмәкнең үзәгенә урнаштырыгыз һәм туфрак өстәгез. Тыгызлагыз, су сибегез.
Тамырларны тулысынча азат итеп күчереп утырту. Бу тамыр авыруы, яраксыз туфрак яки башка проблемалар аркасында күчереп утыртуга мохтаҗ булганнары өчен яраклы.
Иске туфракны тамырдан саклык белән генә аерып, чүлмәктән антуриумны бик пөхтә генә тартып алыгыз. Тамыр системасын иске туфрак калдыкларыннан тулысынча чистарту өчен агып торган җылы су астында чайкагыз. Тамырларда черү яки авыру билгеләре юкмы карагыз. Барлык зарарланган урыннарны алып ташлагыз, бары тик сәламәт тамырлар гына калдырыгыз. Антуриумны тамырларын яхшылап җәеп, чүлмәккә куегыз һәм туфрак салыгыз. Су сибегез. Антуриумны күчереп утыртканнан соң тиешле тәрбия белән тәэмин итү мөһим.
Антуриум өчен грунт бераз әчкелт булырга тиеш.
Шуңа күрә бераз өске катлам торф (верховой торф сатыла) яки нарат кайрысы кушарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев