Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Яшел Үзән районында кара тилгәнне коткарганнар

Яшел Үзән районыннан гаилә яр буендагы куакларда су өстендә хәрәкәтсез яткан кош тапкан. Коткаручылар аны яр буена чыгаралар һәм канатлы кошның аяклары һәм канатлары белән балык тоту җебенә буталып калуын күрәләр.

Азат ителгәннән соң кошны өй янында кипшенергә калдырганнар, шуннан соң хуҗалар ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре белән элемтәгә кергән, дип хәбәр итә ведомство.

Алынган мәгълүматларга караганда, тикшерү вакытында коткарылган кошның кара тилгән булуы ачыкланган. Ерткычның җитди җәрәхәтләре табылмаган, әмма ул үзен сәер тоткан һәм яңадан суга керергә тырышкан. Белгечләр тилгәнне күзәтү астына сирәк очрый торган хайваннарны коткару, тотып калу һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару станциясенең дәвалау корпусына җибәрергә карар кылган. Аның торышын җентекләп күзәтәчәкләр. Көчләрен кайтарганнан соң, кошны гадәти мохиткә кайтарачаклар.

Чыганак:татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев