Юлларда икеләтә уяулык сорала
Ел башыннан республика юлларында 161 кешенең гомере өзелгән. Узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 19 га күбрәк. Әлегедәй куркыныч саннарны “Татар - информ” агентлыгында журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең республика Идарәче начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов җиткерде.
Иң фаҗигале тәмамланган аварияләрнең төп сәбәбе - каршы як полосага чыгу. Һәлак булучыларның өчтән беренең гомере шуның аркасында өзелә. Быел республика юлларында шундый төр 98 авариядә 49 татарстанлы һәлак булган, 156 сының сәламәтлегенә зыян килгән. Быел каршы як полосага чыккан уң меңнән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган. Беренче тапкыр эләккән кешеләргә 7500 сум штраф яный яисә ярты елга машина йөртү таныклыкларын алачаклар. Кабат тоткарланучылар бу документтан бер елга кадәр колак кагарга мөмкин. Андый җәза да туры юлга алып чыкмаса ,кагыйдә бозучыны өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү карала.
Исерек килеш машина белән идарә итүчеләр дә кешеләр тормышын куркыныч астына куя. Шундый хокук бозучылар гаебе белән 236 авария килеп чыккан 19 кешенең гомере өзелә, 88 кеше тән җәрәхәтләре алган. Әлегедәй аварияләрнең иң куркынычы апрель аенда Әлки районында килеп чыккан иде. Биредә “Лада” машинасының исерек шоферы үзеннән алда барган трактор артына килеп керә. Җиңел машина юл читенә чыгып очкан, трактор әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә, биш кеше һәлак була.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнур Кәримуллин әйтүенчә, 2026 елның беренче яртысында районыбыз юлларында килеп чыккан 8 юлтранспорт һәлакәтендә кеше үлеме белән бәйле 1 авария теркәлде. Быелгы аварияләр саны узган ел шушы чорныкы белән чагыштырганда 16,6%ка кимрәк. Аварияләрдә 1 кеше һәлак булды, 7 кеше зыян күргән, бериш автомобильләр механик җимерелүгә дучар булган. Быел районда балалар катнашында аварияләр теркәлмәгән.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре юлларда сак һәм юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрү кирәклеген искә төшерә. Балаларның җәйге ялы дәвам иткән, кырларда урып - җыю эшләре барган чорда юл хәрәкәтендә катнашучыларга икеләтә җаваплылык өстәлә һәм уяулык сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев