Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Республика көнендә Казансу елгасында суднолар хәрәкәтен чикләргә ниятлиләр

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, 30 августта, Казансу елгасының Миллениум күпереннән Киров дамбасына кадәрге участогында суднолар хәрәкәтен чикләргә ниятлиләр. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ текстында әйтелгәнчә, чикләү эчке су транспорты судноларына, шул исәптән гидроциклларга һәм кече суднолар реестрында дәүләт теркәве узарга тиеш булмаган кече судноларга кагылачак.

Кече судноларның хәрәкәте 30 августта 16.00 сәгатьтән 22.30 сәгатькә кадәр чикләнер дип көтелә.

Чикләрне аеруны тәэмин итүгә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының көчләре һәм чаралары җәлеп ителәчәк.

Чыганак:татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев