31 декабрь 2015 яңалыклары
-
Авылларыбыз халкын үзләрендә узган Яңа ел бәйрәмнәре шатлыгы белән уртаклашырга чакырабыз!
Хөрмәтле дуслар! Инде менә озакламый җиһанга Яңа 2016 ел аяк басачак. Бүген, Яңа елны һәр авылда концерт-тамашалар узачак бит. Шул уңайдан сезгә бер тәкъдимебез бар. Һәр авылның актив кешеләре була, кемдер концерт куя, кемдер фотога-видеога төшерә. Сез дә безгә үзегезнең авылларда узган Яңа ел тамашаларын фото-видеога төшереп, нинди концерт номерлары...
-
30 декабрь кичендә Теләчедә узган Балмаскарадтан фоторепортаж
30 декабрь көнне район мәдәният йортында традицион Яңа ел тамашасы - Балмаскарад булып үтте. Район халкы аны ел да түземсезләнеп көтеп ала. Чөнки анда төрле образларга кереп яраткан үзешчәннәребез чыгыш ясый. Анда убырлы карчык та, җеннәр патшасы да, Сарык белән Кәҗә дә, Ульянов-Ленин бабай да, хыянәтче ир дә бар иде....
-
Яңа Ел Белән! (Илдус Фатыйхович Зарипов тәбрикләве)
Үзенең энҗе карлары, өмет-ышанычлары белән яңа 2016 ел якынлаша. Эреле-ваклы вакыйгалары белән бергә егерме беренче гасырның унбишенче елы да тарих куенына китә. Гадәттә без Иске ел белән саубуллашканда узган елның истә калган вакыйгаларын хәтеребездә яңартабыз. 2016 ел безгә шатлыклы мизгелләр китерде, мәшәкатьләре дә җитәрлек булды. Районыбызның иң уңган игенчеләре булып...
-
Полиция кыш бабае котлады
Шушы көннәрдә Полиция Кыш бабае, Кар кызы авыр гаиләләрдә яшәүче балалар янында кунакта булды. Җирлегебездә шундый 15 гаилә бар. Аларда 33 бала тәрбияләнә. 10 ел дәвам итүче акция инде матур традициягә әйләнде. Агымдагы елның 16 декабреннән старт алган акция 2016 елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Район полиция бүлегендә эшләүче...
-
Раил Нургалиев – Россиянең атказанган спорт остасы
22 декабрь көнне "Корстон" күңел ачу үзәгендә 2015 елда билбау көрәше буенча Казанда узган унөченче дөнья беренчелегендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып үтте. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган чарада районыбыз көрәшчесе Раил Нургалиевка "Россиянең атказанган спорт остасы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
"Теләче" газетасы белән бәйле Грандиоз бәйге төгәлләнү алдында
2016 елның беренче яртыеллыгына язылу белән бәйле «Теләче» газетасы игълан иткән конкурска квитанцияләрне 11 гыйнварга кадәр кабул итәчәкбез, нәтиҗәләр Яңа ел бәйрәмнәреннән соң билгеләнәчәк. Санаулы көннәр генә калды, 2016 елның беренче яртыеллыгына «Теләче» газетасына язылу турындагы квитанцияне, исем-фамилиягез, адрес һәм телефон номерларыгызны язып безгә җибәрергә ашыгыгыз! Адресыбыз: 422080, Теләче авылы,...
-
Татарстан почтасы сообщает о режиме работы почтовых отделений в праздничные дни
31 декабря и 6 января рабочий день отделений почтовой связи будет сокращен на один час. 1, 2 и 7 января 2016 года являются выходными для отделений почтовой связи по всей республике, в эти дни не осуществляются обмен и доставка почтовых отправлений, периодических печатных изданий и выемка письменной корреспонденции из почтовых...
-
Иске Җөри авыл җирлеге яңа машиналы булды
25 декабрь көнне Казанда ТР Дәүләт Советы бинасы каршында республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән смотр-конкурста җиңү яулаган авыл җирлекләренә "Шевроле-Нива" автомобильләре тапшырды. Яңа "Шевроле-Нива" автомобиленә ия булучылар арасында районыбызның Иске Җөри авыл җирлеге дә бар. Шул ук көнне "Корстон" күңел ачу үзәгендә республика муниципаль берәмлекләренең 10 нчы...
-
Җәнәй авылында 90 яшьлек юбилярны котладылар
2015 елның 30 нчы декабрь көнне Җәнәй авылында яшәүче тыл ветераны Габдрахманова Гиззиназ Габдрахман кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәрида Галимова һәм "Родник" комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар Гиззиназ апага иң җылы теләкләрен җиткереп,...
-
Террорчылык гамәлләре турында ялган хәбәр таратудан саклан
Татарстанда террор актлары турында ялган хәбәр таратучыларга каршы актив көрәш бара. Шунысы мөһим: әлеге төр җинаятьләрне кылучыларның 95 проценты ачыкланып, җәзага тартыла. Кызганыч, агымдагы елда теркәлгән террорчылык актлары бөтен дөньяны шаулатты, халыкны куркуга салды. Париждагы фаҗигале вакыйгалар, Мисырда авиаһәлакәткә юлыккан Россия самолетына бомба куелганлыгы ачыклану күңелгә шом салды. 95 проценты...
-
Артур Минһаҗев автобуска лаек булган!
Казанның Вознесение битәсендәге Мәдәният йортында директор булып эшләүче җырчы Артур Минһаҗев һәм аның хезмәттәшләре автобуска ия булды. Машинаны Татарстан Президенты үзе тапшырган. Автобуска ничек лаек булганнары турында Артур үзе сөйләде. "Мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр өчен аерым ансамбль бар. Даими рәвештә бик күп бәйгеләрдә катнашабыз. Өлкәннәр һәр атнаның чәршәмбе көнендә...
-
Бүген Теләче районында һава торышы нинди булыр?
Синоптиклар фаразларынча, бүген, узып баручы 2015 елның соңгы көнендә, район күләмендә алмашынучан болытлы һава, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан салмак булыр дип көтелә. Төнлә һәм иртән температура 14-19 градус салкын тәшкил итә, аязганда - 25 - 30 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин иде, хәзерге вакытта, синоптиклар фикеренчә, Теләчедә...