Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Авылларыбыз халкын үзләрендә узган Яңа ел бәйрәмнәре шатлыгы белән уртаклашырга чакырабыз!

Хөрмәтле дуслар! Инде менә озакламый җиһанга Яңа 2016 ел аяк басачак. Бүген, Яңа елны һәр авылда концерт-тамашалар узачак бит. Шул уңайдан сезгә бер тәкъдимебез бар. Һәр авылның актив кешеләре була, кемдер концерт куя, кемдер фотога-видеога төшерә. Сез дә безгә үзегезнең авылларда узган Яңа ел тамашаларын фото-видеога төшереп, нинди концерт номерлары...

Хөрмәтле дуслар! Инде менә озакламый җиһанга Яңа 2016 ел аяк басачак. Бүген, Яңа елны һәр авылда концерт-тамашалар узачак бит. Шул уңайдан сезгә бер тәкъдимебез бар.

Һәр авылның актив кешеләре була, кемдер концерт куя, кемдер фотога-видеога төшерә. Сез дә безгә үзегезнең авылларда узган Яңа ел тамашаларын фото-видеога төшереп, нинди концерт номерлары булды, шул турыда да, берничә җөмлә язып, безгә, редакциягә җибәрегез!

Без ул язмаларны сайтка урнаштырырбыз, башка авылларда бәйрәмнәрнең ничек үткәнен күпләрнең беләсе килә бит.

Мәгълүматны vk.com/tulachiinform аккаунтына хәбәр итә аласыз.

Яңа еллар котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X