Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Артур Минһаҗев автобуска лаек булган!

Казанның Вознесение битәсендәге Мәдәният йортында директор булып эшләүче җырчы Артур Минһаҗев һәм аның хезмәттәшләре автобуска ия булды. Машинаны Татарстан Президенты үзе тапшырган. Автобуска ничек лаек булганнары турында Артур үзе сөйләде. "Мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр өчен аерым ансамбль бар. Даими рәвештә бик күп бәйгеләрдә катнашабыз. Өлкәннәр һәр атнаның чәршәмбе көнендә...

Казанның Вознесение битәсендәге Мәдәният йортында директор булып эшләүче җырчы Артур Минһаҗев һәм аның хезмәттәшләре автобуска ия булды. Машинаны Татарстан Президенты үзе тапшырган. Автобуска ничек лаек булганнары турында Артур үзе сөйләде.

"Мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр өчен аерым ансамбль бар. Даими рәвештә бик күп бәйгеләрдә катнашабыз. Өлкәннәр һәр атнаның чәршәмбе көнендә җыела, вокал, хореография, гимнастика белән шөгыльләнә. Иң өлкәненә 78 яшь. Алар бирегә килгәч, яшәреп китә һәм мин дә аларга карата "сез безгә кирәк" дигән мөнәсәбәттә, һәрвакыт теләктәшлек күрсәтәм. Тик шәһәрдән читтә концертлар куярга бару өчен безгә автобус кирәк иде. Татарстан Мәдәният министрлыгына да, республика Министрлар Кабинетына да мөрәҗәгать иттем. Икенче тапкыр мөрәҗәгать иткәч кенә бирделәр", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Артур Минһаҗев.

Җырчы әлеге Мәдәният йортын 2013 елдан бирле җитәкли. Үзе әйтүенчә, балаларны да, өлкәннәрне дә һәр җиргә алып барырга, катнаштырырга тырыша. Һәркайсына костюмнар тектерә. Шуны да әйтергә кирәк, ансамбльгә йөрү түләүле түгел, һәр теләгән кеше кушыла ала икән. "Президентка зур рәхмәт, бу бүләк безне югары дәрәҗәгә күтәрде. Аның ышанычын аклар өчен армый-талмый эшләячәкбез", - диде Артур.

Эльвира Шакирова.

Фотолар һәм чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев