Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Җәнәй авылында 90 яшьлек юбилярны котладылар

2015 елның 30 нчы декабрь көнне Җәнәй авылында яшәүче тыл ветераны Габдрахманова Гиззиназ Габдрахман кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәрида Галимова һәм "Родник" комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар Гиззиназ апага иң җылы теләкләрен җиткереп,...

2015 елның 30 нчы декабрь көнне Җәнәй авылында яшәүче тыл ветераны Габдрахманова Гиззиназ Габдрахман кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәрида Галимова һәм "Родник" комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар Гиззиназ апага иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар, шулай ук Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерделәр.

Бүгенге көндә Гиззиназ апа кызы тәрбиясендә бәхетле картлык кичереп яши. Килгән кунакларны да ул күтәренке кәеф белән, рәхмәт сүзләре әйтеп озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев