Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Террорчылык гамәлләре турында ялган хәбәр таратудан саклан

Татарстанда террор актлары турында ялган хәбәр таратучыларга каршы актив көрәш бара. Шунысы мөһим: әлеге төр җинаятьләрне кылучыларның 95 проценты ачыкланып, җәзага тартыла. Кызганыч, агымдагы елда теркәлгән террорчылык актлары бөтен дөньяны шаулатты, халыкны куркуга салды. Париждагы фаҗигале вакыйгалар, Мисырда авиаһәлакәткә юлыккан Россия самолетына бомба куелганлыгы ачыклану күңелгә шом салды. 95 проценты...

Татарстанда террор актлары турында ялган хәбәр таратучыларга каршы актив көрәш бара. Шунысы мөһим: әлеге төр җинаятьләрне кылучыларның 95 проценты ачыкланып, җәзага тартыла.

Кызганыч, агымдагы елда теркәлгән террорчылык актлары бөтен дөньяны шаулатты, халыкны куркуга салды. Париждагы фаҗигале вакыйгалар, Мисырда авиаһәлакәткә юлыккан Россия самолетына бомба куелганлыгы ачыклану күңелгә шом салды.

95 проценты ачыла

Шунысы шаккатыра: "әлеге вакыйгалар бездә кабатлана күрмәсен иде", дип телисе урынга җәмәгать урыннарына бомба, шартлаткыч куелганлыгы турында ялган хәбәр таратучылар да шактый. Мәсәлән, агымдагы елның 11 аенда гына да Татарстанның полиция хезмәткәрләре әлеге очраклар белән бәйле 29 җинаять эше кузгаткан. Аларның 18е буенча эш инде тәмамланган, ә 9 очрак буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

- Татарстанда террор актлары турында ялган хәбәр таратучыларга каршы көрәш, аларны эзләү һәм җаваплылыкка тарту эшчәнлеге югары дәрәҗәдә оештырылган. Моның шулай булуын саннар да ассызыклап тора: республикада әлеге төр җинаятьләрнең 95 проценты тиз арада ачыла, - дип ассызыклыйлар белгечләр.

Әйтергә кирәк, әлеге төр җинаять өчен каралган җәза шактый катгый булуы белән аерылып тора. Террорчылык актлары турында ялган хәбәр тараткан затлар 200 мең сум күләмендә штрафка тартылырга мөмкин. Әле алай гына да түгел, җинаятьчеләрне 3 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү дә каралган. Әгәр дә бу җинаять зур күләмдә матди зыян сала икән, штраф күләме1 миллион сумга кадәр арта. Иректән мәхрүм ителү вакыты 5 елга кадәр озыная.

Җинаятьче үз-үзен "җәзалый"

Кайбер мисалларга да тукталып үтик. Мәсәлән, агымдагы елның 20 ноябрендә 112 номерына Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йортына бомба куелу турында хәбәр килеп ирешә. Әлеге урынга шунда ук махсус хезмәт вәкилләрен җибәрәләр. Нәтиҗәдә, хәбәрнең ялган булуы ачыклана. Тиздән әлеге җинаять кылучы да тоткарлана. Бактың исә, бу хәбәрне 1989 елгы Руслан Исламов юллаган икән. Әлеге гамәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Мондый хәлләргә юлыкмас өчен хокук сакчылары халыкны игътибарлы булырга, шаяру, кемнедер "урынына утырту" кебек гамәлләр кылыр алдыннан яхшылап уйларга киңәш итә. Шунысын исегездән чыгармагыз: бу җинаять җинаять кылучының бары тик үзенә генә зыян сала...


Рәмзия ЗАКИРОВА

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев