Алкогольдән тулысынча кайчан баш тартырга?
Алкогольдән тулысынча баш тартырга вакыт җитте дип нинди билгеләр сөйли? Бу сорауга район үзәк шифаханәсе психологы Зиннәтова Гөлшат Рәфкать кызы аңлатты.
Тышкы кыяфәттә үзгәрешләр
Спиртлы эчемлекләр организмнан - сыеклыкны, ә аның белән бергә - витаминнарны, микроэлементларны, антиоксидантларны һәм башка файдалы матдәләрне күпләп чыгаралар. Шуңа күрә алкоголь еш кулланганда тире интегә - ул коры була, эластиклыгын һәм сыгылмалылыгын югалта. Шулай ук алкоголь тестостеронның - ир-ат гормоны дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә, бизләр эшен активлаштыра.
Артык авырлык
Алкогольдә бернинди файдалы матдәләр юк, шул ук вакытта барлык спиртлы эчемлекләр гадәттән тыш калория, чөнки аларда (алкоголь төренә карап) шикәр, чүпрә, икмәк валчыклары бар. Моннан тыш, спирт матдәләр алмашын акрынайта, бу организмда май туплануга китерә. Шулай ук алкоголь кабул итү аппетитны күтәрә.
Йоклый алмау
Еш кына исерткеч эчемлекләрне йокы даруы сыйфатында кабул итәләр, тизрәк йоклап китү өчен. Бу дөрес түгел. Йоклар алдыннан кабул ителгән алкоголь нерв системасын изә, бу йокыны җиңеләйтә, әмма тиз йокы фазасын киметә (ул вакытта баш миен торгызу бара). Йокы кыска һәм өзек була бара - кеше төн уртасында уянып китә һәм аннары бик озак йокыга китә алмый.
Күңел күтәренкелеге яки агрессивлык
Алкоголь - мидә химик балансны боза һәм кандагы стрессның гормоннары дәрәҗәсен арттыра торган депрессант. Дофаминны («шатлык гормоны») кыска вакыт эшләп чыгарганнан соң, организмда тетрагидроизохинолин матдәсе барлыкка килә, ул дофаминның алга таба эшләп килүен блоклый. Бу депрессив халәтләр барлыкка килүгә ярдәм итә.
Еш салкын тию яки сәламәтлек белән проблемалар
Агулы матдәләр бавыр, баш мие һәм башка эчке органнар күзәнәкләрен зарарлый, шулай ук аутоиммун ялкынсыну реакцияләрен үстерүгә китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев