Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Алмагач яфракларындагы көрән таплар - гөмбәчек авыруы

Алмагач яфракларындагы көрән таплар — бу «көрән таплылык» (бурая пятнистость) дип аталган гөмбәчек авыруы. Алар җәй башында ук барлыкка килергә мөмкин. Ул җил һәм бөҗәкләр аша агачтан агачка күчә.

Эссе һава торышында гөмбәчекләр яфрак өслегендә бик яхшы үрчиләр һәм үсәләр, нәтиҗәдә агачның бөтен яшел массасын юкка чыгаралар. Яфрак өслегендә башта кечкенә генә коңгырт таплар барлыкка килә, аннары алар зурая.
Нәтиҗәдә, шул урында яфрак тишелә. Үсемлекнең фотосинтезы бозыла. Яфраклар бөрешә. Бу авыру куркыныч түгел, аны фунгицидлар ярдәмендә җиңел бетереп була.

Алмагачларны яз башыннан ук эшкәртү кирәк.

Беренчесе — бөреләре уянганчы 3% бордоская смесь белән.


Аннан соң бөреләр очында яшел төс күренә башлаганда «Хом», «Скор», «Хорус», «Абига-пик» кебек фунгицидлар белән эшкәртү дөрес. 

Чираттагы эшкәртү чәчәк бөреләре барлыкка килгәч башкарыла.


Эшкәртүләр 10-15 көн саен кабатланырга тиеш. Тыныч, җилсез көнне, иртән иртүк яки кич белән эшкәртергә кирәк. Кояш кыздырып торганда эшкәртергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев