Ашказаны турында онытма
Ашказаны турында онытма! Яңа ел табынында утырганда, белгечләр әнә шул киңәшне истән чыгармаска куша.
Майонезлы оливье салаты + майлы иттән ясалган кабымлыклар
Бавырга икеләтә авырга туры киләчәк. Өстәвенә бүлмә температурасында бик озак торган очракта майонез стафилококк дигән куркыныч бактерия чыганагына әверелә. Шуңа күрә бәйрәм табынындагы салатларны йогырт белән ясасаң хәерлерәк. Ул күпкә куркынычсызрак, артык майлы да түгел. Шул рәвешле ашказаны өчен дә күпкә файдалырак.
Салат + маринадланган гөмбә
Мондый ризыкларны бергә ашау аркасында ботулизм авыруы булырга мөмкин. Шуңа күрә өстәлгә маринадланган гөмбә куяр алдыннан иң элек аның тышкы кыяфәтенә карарга кирәк. Кабарган, күбекләнгән урыннары юкмы? Мондый гөмбәне кулдан алмавың да хәерле.
«Тун астындагы сельдь» салаты + шампан шәрабы
Балыктагы тоз һәм консервантлар шампан шәрабындагы куыкчыклар белән кушылгач, ашказанының лайлалы тышчасын ярсыта, сару кайнау, эч күбүгә китерә. Шуңа күрә әлеге салатны ашаганда газсыз су эчсәң, яхшырак.
«Наполеон» торты + исерткеч эчемлекләр
Мондый шикәр, май һәм хәмер катнашмасы ашказаны асты бизенә бәрә. Шуңа күрә мондый десертны бер сәгать алдан ашап куйсаң яхшырак.
Койка + чи яшелчәләр
Өстәлгә чи яшелчәләр куяр алдыннан, иң элек аларны яхшылап юыгыз, кайнар су белән пешекләгез. Юкса пычрак яшелчә койка белән кушылса, эчәк таякчыгы пәйда булырга мөмкин.
Чыганак: ватаным татарстан. Фото: ИИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев