Бал ашагыз, бал файдалы
Бал составында кеше организмына кирәкле 20гә якын матдә - глюкоза, минераль тозлар, ферментлар, витаминнар, антибиотиклар һ.б. матдәләр бар.
Иртән 1 стакан суга 1 кашык бал салып эчсәң, ул ашказаны эшчәнлеген нормальләштерә. Тирән, әйбәт итеп йоклау өчен, гадәттә, ятар алдыннан 1 стакан суга 1 аш кашыгы бал салып эчәләр.
Умартачылар беркайчан да ревматизм белән авырмый.
Бал балалар организмының йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Аларга сөтле һәм җиләк-җимешле ашамлыкларга бал кушып бирү аеруча файдалы.
Дәвалану өчен балны эретеп куллану әйбәтрәк. Балны яңа сауган сөткә, эремчеккә кушып ашауның да файдасы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев