Кирәк буачак - 2 кг абрикос; 750 г әфлисун (апельсин); 1 лимон; 1 кг шикәр комы (баллырак яратучылар күбрәк тә сала ала).
Җимешләрне юып, барысын да кабыгы белән иттарткычтан чыгарырга. Әфлисун белән лимонның орлыклары керергә тиеш түгел, алар керсә, кайнатма әче була. Шикәр комын кушып, шикәре эреп беткәнче гел болгатып торырга.
Пластик савытларга тутырып, туңдыргычта саклыйсы.
Нет комментариев