Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Чыршыны ничек сайларга?

Нәрсәгә игътибар итәргә?

Ни өчен кешеләр күбрәк ясалма чыршыга өстенлек бирә соң? Беренчедән, чын чыршының энәләре коелучан була. Вакыт узу белән аның чүбе бөтен җиргә таралып бетә. Икенчедән, табигатьне саклыйм, агачларны кисмим, дигән кешеләр чын чыршы куймый. Өченчедән, берничә көн өчен генә чын чыршы сатып алырга акчасын кызгана. Ясалма чыршыны исә бер сатып аласың да тагын күп еллар кулланасың. Саклап тота белсәң, билгеле. Дүртенчедән, өйдә аллергиядән интегүчеләр булса, чын чыршыдан ераграк торырга туры килер.

Иң элек ясалма чыршыны сайларга өйрәнергә кирәк. Дөрес сайланмаган ясалма чыршы хәтта сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

Ылыс. Кешене киемгә карап каршы алсалар, ясалма чыршыны –  ылысларына карап. ПВХдан ясалганнары чыршының нык, чыдам һәм бәя ягыннан да отышлы төре санала. Әмма алар үзләренең ясалма булуын яшерми, андый чыршы чын Яңа ел чибәркәен алмаштыра алмаячак. Лескадан ясалган чыршы күбрәк наратка охшаган. Аның энәләре озын, аларны бөгеп булмый. Мондый чыршы бик йомшак һәм калын була. Бәя ягыннан да бик кыйммәт түгел. Кәгазьдән эшләнгән ясалма чыршылар да бар. Аларның бәясе дә арзан. Тик мондый чыршыга гирлянда, шәмнәр куярга һич ярамый: ут кабу куркынычы бар! Иң кыйммәт һәм чыдам ясалма чыршы булып резинадан ясалганы (“литая елка”) тора. Аның һәр ботагы полиэтиленнан эшләнә, шул рәвешле әлеге ясалма агач чын чыршыга бик охшаган булып җыела. Ылыслары да чәнечкеле түгел. ПВХдан ясалган чыршы 10 елдан артык саклана, резинадан ясалганы – 50 елдан артык. Стандарт фатирлар өчен чыршының озынлыгы 1,5 – 2 метр була.

Онытмагыз! Теләсә нинди товарны сатып алганда, аның сыйфат сертификатына игътибар итү кирәк. Бу кагыйдә ясалма чыршылар өчен дә бар. Сатучыдан сертификатны сорап алыгыз. Анда чыршының нинди материалдан эшләнгәне һәм бүтән сыйфатлары языла. Чыршының ботакларын карап, капшап чыгыгыз. Энәләр ныкмы-юкмы икәнен тикшерү өчен, ылыс ботакларын кирегә сыпырып карау да җитә. Энәләр коелып төшә икән, бу инде – чыршыны алмаска дигән сүз. Ботакларны бөгеп карагыз: ул кире үз хәленә кайтамы? Ясалма чыршының исе дә күп нәрсә турында сөйли. Яхшы, сыйфатлы материаллардан эшләнгәненнән ис килмәячәк. Резина исе килеп торган чыршыда начар матдәләр бар дигән сүз.

Саклыйбыз 

Синтетик полимер материаллардан ясалган чыршыны коры, караңгы урында, нульдән югары булган температурада саклыйлар. Ясалма агачны балконда саклау килешмәс. Аңа температура үзгәрешләре тәэсир итәчәк, кояш яктысы төсен бозачак. Чыршыларның ботакларын, һәр элементын аерым-аерым азык-төлек пленкасына төреп сакларга киңәш ителә. Чыршыны озак вакыт тотсагыз, аның ылыслы ботакларын юеш чүпрәк белән сөртеп тору яки сабынлы суда юу хәерле булыр. Махсус аэрозольләр кулланырга да мөмкин.

Чыганак: ватаным татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев