Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Эштә «эмоциональ яну»

Соңгы өч елда Россия халкының 15 проценты профессиональ һәм «эмоциональ яну» кичергән. 13 миллион кеше дигән сүз бу.

 2019 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы «эмоциональ яну»ны авыру дип таныды һәм аны халыкара авырулар исемлегенә кертте. Бу халәткә арыганлык, ярсучанлык хас. Мондый кеше бөтен дөньяга үпкә саклый, бер эштән дә тәм тапмый. Табиб һәм шәфкать туташлары, хоспис һәм картлар йортлары хезмәткәрләре, кайбер IT белгечләр әлеге халәтне ешрак кичерә, дип саный тәкъдим авторы. Эштән аруның төп сәбәбе – озакка сузылган стресс. Шуңа күрә кешенең эшләргә генә түгел, ә гадәти тормыш алып барырга да көче калмый. Бу халәттән котылуның бердәнбер юлы – өстәмә ял, билгеле.

Әлеге халәтне арыганлыктан ничек аерырга?

Бу халәтләр бер-берсенә бик охшаган кебек. – Арыганлык хисе – «яну» симптомнарының берсе. Әгәр дә сез көн саен эштән арып кайтасыз, ләкин икенче көнне яңа көч белән эшкә барасыз икән, бу – гади арыганлык. Ә «яну» вакытында кеше арыганлык халәтеннән котыла алмый. Күпме ял итсә дә, аңа аз сыман тоела. Көне буе йокласа да, ул үзен бер минут тик тормаган кешедәй хис итәчәк.

 Әлеге халәттән ничек котылырга?

– Әгәр үзегездә арыганлык, физик һәм эмоциональ хәлсезлек, йокысызлык, ашауга битарафлык кебек билгеләр сизәсез икән, сезгә ял кирәк дигән сүз. Вакытны якыннарыгыз белән бергә үткәрегез, табигать кочагына чыгыгыз. Моннан да файда күрмисез икән, психологка мөрәҗәгать итегез. Белгеч белән даими рәвештә хәбәрләшү, аралашу, проблеманы хәл итәргә тырышу нәтиҗәлерәк булыр.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/172491/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев